You are here

Back to top

О.Р. Хисамов

ТР ФА ның Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Казан ш.

ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ТОПОНИМНАРЫНЫҢ ЭЛЕКТРОН КАРТОТЕКАСЫН ТӨЗҮ ТУРЫНДА

          Географик атамалар иң мөһим мәдәният һәйкәлләреннән санала. Төрле телләрдә, төрле вакытта барлыкка килеп, алар кешелекнең күп гасырлык тарихын: табигый яшәү шартларын, матди, рухи һәм мәдәни тормышларын
өзлексез үсештә чагылдыралар. Атамалар белән кызыксыну, аларның яшерен мәгънәләрен, аталган объект белән мөнәсәбәтен аңларга омтылу борынгы чорлардан ук килә, өстәвенә мәгариф һәм мәдәният үсешенә бәйле рәвештә
әлеге кызыксыну елдан-ел арта бара. Киң даирә укучыларның кызыксынуын канәгатьләндерүнең бер юлы булып – топонимик сүзлекләр төзү тора.
          Татарстан Республикасының топонимнар системасы мең еллар дәвамында катлаулы географик, тарихи һәм лингвистик шартларда, көнчыгыш, көнбатыш, көньяк һәм төньякның төрле тугандаш һәм тугандаш булмаган халыкларның даими рәвештә кушылу, катнашу һәм бергә яшәү урыны булган территориядә формалашкан. Һәр миграцион дулкын үзеннән соң топонимик катламнар калдырган. Шуңа күрә һәр регионның топонимик системасын географик, тарихи һәм лингвистик яктан комплекслы итеп өйрәнү зарур.
          Ономастик, шул исәптән топонимик лексика теге яки бу телнең сүзлек составының аерылгысыз өлешен тәшкил итә. Шуңа күрә географик атамаларның семантикасын ачыклау, лингвистик һәм экстралингвистик факторларның атамалар сайлауга тәэсир итү дәрәҗәсен өйрәнү, атама сайлауның мотивларын тикшерү һ.б. хәзерге тел белеменең актуаль мәсәльәләреннән берсе санала.
          Топонимик тикшеренүләрнең мөһим бер юнәлеше булып топонимик сүзлекләр төзү һәм географик атамаларның мәгълүмати базасын булдыру тора. Бүгенге көндә дөньяда топонимик сүзлекләрнең төрле төрләре эшләнгән (административ-белешмәле, аңлатмалы-энциклопедик, тарихи-этимологик, сүзясалыш топонимик сүзлекләр, микротопонимнар сүзлеге һ.б.).
          Бу өлкәдә Татарстан топонимиясе бары тик ике сүзлек белән генә тәкъдим ителгән. Болар топонимист галимә, филология фәннәре докторы Ф.Г. Гарипованың икешәр томлык «Татарстан гидронимнары сүзлеге» [Гари-
пова 1984, 1990] һәм «Татарстан микротопонимнары сүзлеге» [Гарипова 1992, 1993]. Әлеге сүзлекләр бу эшчәнлекнең беренче тәҗрибәсе булып торалар һәм алар иңләгән атамаларның күләме һәм топонимик материалның тасвирлау ягыннан укучыны бүген тулысынча канәгатьләндерә алмыйлар.
          Татарстан Республикасының географик атамалар каталогын топонимиканың барлык аспект һәм юнәлешләрен чагылдырачак комлекслы сүзлек рәвешендә төзү планлаштырылды. Ул үзендә аңлатмалы-энциклопедик, тарихи-этимологик һәм норматив-белешмәле сүзлекләрнең
принципларын берләштерәчәк.
          Каталог үз эченә барлык төр географик объектларның атамаларын – ойконим, гидроним, оронимнарны туплый. Анда атамаларның яңа һәм иске төрләре дә, шулай ук әлеге атаманың башка барлык вариантлары, шул исәптән халык-сөйләмә телендә генә кулланылган вариантлары да кертеләчәк. Каталог 6000 (6600) нән артык топонимны иңләр дип планлаштырыла.
          2010 ел халык исәбен алу мәгълүматлары буенча Татарстанда 3113 торак пункт, шул исәптән 22 шәһәр, 18 шәһәр тибындагы бистә һәм 3073 авыл бар. Шулай ук республикада географик ландшафт бик үзенчәлекле булуы белән характерлана. Болар барысы да бай һәм күптөрле топонимик система булдыруның объектив нигезен тәшкил итә.
          Татарстан төрле милләтләрнең очрашу, контакт зонасы. Шуңа да әлеге проект татар топонимнарының картотекасын төзүне генә түгел, ә бүгенге көндә республикада булган барлык топонимнарны да туплауны күз алдында тотып тормышка ашырыла. Шул исәптән юкка чыккан торак пункт атамаларын да.
          Мәгълүмати-аналитик система ике компоненттан тора: мәгълүматлар базасы һәм картографик мәгълүматларны саклау һәм эшкәртү чарасы. База Интернет челтәренә махсус сайт рәвешендә куелыр дип планлаштырыла.
          Географик атамаларны өйрәнгән вакытта картографик анализ методлары топонимик тип һәм модельләр ареалын билгеләргә мөмкинлек бирә.
          Ареаллаштыру һәм алынган ареалларны интерпретацияләүнең теоретик нигезе итеп топонимның билгеле бер система кысаларында, географик һәм
хронологик яктан билгеләнгән, билгеле модельләр буенча барлыкка килү күренешләрен өйрәнү алына. Нәкъ шундый системалылык топонимияне шактый ышанычлы күп телле тарихи-мәдәни чыганак итә дә. Топонимия торак пунктның формалашу һәм урнашу тарихын, халыкның күченү вакытын, этник багланышларны, төрле хронологик кисешләрдә тел халәтен һәм вәзгыятен өйрәнү мөмкинлеген бирә.
          Компьютер технологияләрен куллану субстрат топонимияне тикшерүдә дә үз нәтиҗәләрен күрсәтә, чөнки субстрат топонигез һәм топомодельләр үзәген ачыкларга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта төгәл нәтиҗәгә ирешү өчен топонигезнең төрле фонетик вариантларын эзлекле рәвештә картага төшерү һәм бер карта эчендә берләштерү сорала. 
          Мәгълүматлар базасы «объектив», ягъни махсус фәнни эзләнүләрне таләп итми торган параметрлар җыелмасыннан һәм махсус фәнни эзләнүләр соралган өлешләрдән торачак. Беренчесе – топонимик карточкада чагылдырылган стандарт мәгълүматлар җыелмасы. Бирегә топоним, аның транскрипциясе, аталу вариантлары, аталган объектның төре, административ һәм географик бәйләнеш, географик координаталары, легендасы (объект, аның исеме турында материал җыю барышында теркәлгән мәгълүматлар, шул исәптән топонимның халыкчан-этимологик интерпретациясе, объектның иктисадый яктан әһәмияте, аның урнашу үзенчәлекләре, аның белән бәйле гореф-гадәтләр һ.б.) һәм информант, җыючы һәм топонимның язу урыны турында мәгълүмат тупланган паспорт керә. Базада торак пунктлар өлешендә җирлекнең танылган кешеләре хакында да мәгълүмат бирелә. Соңгы этапларда топонимнарның әйтелешен аудио форматта тыңлап булыр дип планлаштырыла.


          Шуның белән бергә түбәндәге өч кыр махсус фәнни тикшеренү эшләре алып баруны сорый:
          – төрле язма чыганаклар белән эш. Топоним турында төрле чыганаклардан – карталар, төбәкне өйрәнү, тарихи һәм башка әдәбияттан, архив документларыннан мәгълүмат эзләү һәм аны каталогта чагылдыру;
          – топонимнарның структурасын тасвирлау. Биредә географик атамаларның барлык структур төрләрен репрезентацияләү күздә тотылмый, монысы – аерым мәсьәлә. Бу очракта төп максат – структур модель һәм компонентларны эзләү һәм сайлап алу мөмкинлеген тәэмин итү. Моның өчен структур бүленеш үзенчәлекләре нигезендә тезмә топонимнарда (елга «река» Нарат Елга тибындагы атамаларда) чагылган төп компонентларның, кушма топонимнарда (-су Аксу, Суыксу тибындагы атамаларда) чагылган детерминантларның, регион топонимнарына хас кушымчаларның һ.б. исемлеге төзү сорала. 
          Мондый структур бүленеш топонимнарның мөһим компонентларын ачыкларга һәм бирелгән критерийлардан чыгып аларны эзләргә һәм сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк;
          – этимология: Татарстанда яшәгән халыкларның тел үзенчәлекләренә бәйле рәвештә әлеге кырда топонимнарны килеп чыгыш теле ягыннан татар, чуваш, рус, фин-угор, болгар һ б. телләргә кертеп классификацияләүгә мөмкинлек биргән бүлекчәләр карала. Килеп чыгышлары билгесез булган топонимнар аерым бер төркемгә чыгарылачак.
          Биредә топонимнарны этимологик яктан интерпретацияләп, бастырылган текстларны, шулай ук авторларын күрсәтеп, шәхси этимологик эзләнүләр нәтиҗәләрен (мәсәлән, мәкалә яки алардан өземтә) әлеге кырга урнаштыру мөмкинлеге бар.
          Бу өч кырны тутыру фәнни тикшеренү эшләре алып баруны күз алдында тота. Аңлашыла ки, әлеге эш бер көнлек кенә түгел. Ләкин шуңа да карамастан, ул план нигезендә башкарылып килә. Хәзерге вакытта төп басым
объектив эзләнүләр җыелмасына ясала. Бүген базага 2000 топоним турында мәгълүмат кертелгән. Әмма, башкарылган эш күп булуга карамастан, без әле эшнең башында гына торабыз дип әйтергә кирәк.
          Шул рәвешле, Татарстан топонимнарының электрон картотекасын төзү процессында теоретик ономастика проблемалары да (топонимик ареаллар формалашу, топонимик карта төзү һ.б.) хәл ителә, шулай ук төрле пландагы этнотарихи һәм этномәдәни проблемаларны, безнең очракта Татарстанның мәдәни-тарихи зонасы формалашу тарихы мәсьәләләрен өйрәнү өчен алшартлар да тудырыла.

Әдәбият
Гарипова Ф.Г. Татарстан микротопонимнары сүзлеге. Беренче китап.
Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. 140 б.
Гарипова Ф.Г. Татарстан микротопонимнары сүзлеге. Икенче китап. Казан:
ТКН, 1993. 140 б.
Гарипова Ф.Г. Татарстан гидронимнары сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр.,
1984. 224 б.
Гарипова Ф.Г. Татарстан гидронимнары сүзлеге. Казан: Татар. кит. нәшр.,
1990. 349 б.


Хисамов Олег Ришат улы,
филология фәннәре кандидаты,
Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының
директор урынбасары__

Татар