You are here

Back to top

Барлыгы 6 проект турында сөйләделәр, алар арасында татарча топонимик атамалар белән бәйлесе бар.

(Казан, 6 февраль, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясендә “Татар теле: зур электрон тупланма “TATZET” платформасы тәкъдим ителде. Чараны Татарстан Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина алып барды.

Әлеге платформа Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, Гамәли семиотика институты һәм башка оешмалар тарафыннан эшләнгән 20 проектны колачлый. Аерым проектлар “2014-2020 елларда Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы кысаларында башкарылган.