Back to top

          Татарстан Республикасының топонимнар каталогы «2014–2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча Татарстан Республикасы дәүләт программасы» кысаларында эшләнә. Ул галимнәр, югары уку йортлары студентлары, дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары хезмәткәрләре, төрле оешмалар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре, туристлар һ.б. өчен тәкъдим ителә.
          Проект үзендә хәзерге топонимика фәненең барлык казанышларын чагылдырган комплекслы сүзлек буларак күзаллана. Ул аңлатмалы-энциклопедик, тарихи-этимологик, норматив-белешмә сүзлекләрнең принципларына нигезләнә.
          Каталог үз эченә Татарстан Республикасындагы барлык географик объектларның атамаларын (ойконимнар, гидронимнар, оронимнар һәм микротопонимнарны) алачак. Топонимнар турындагы мәгълүмат түбәндәге өлешләрдән торган сүзлек мәкаләләрендә чагылыш таба:

  1. Топонимның төре.
  2. Атаманың рус телендә бирелеше.
  3. Атаманың татар телендә бирелеше.
  4. Атаманың татар телендә әйтелеше.
  5. Атаманың вариантлары.
  6. Федерация субъекты.
  7. Географик объект урнашкан муниципаль район.
  8. Географик объект урнашкан авыл / шәһәр җирлеге.
  9. Торак пункт.
  10. Торак пунктның халкы.
  11. Танылган кешеләр.
  12. Торак пунктның инфраструктурасы.
  13. Истәлекле һәйкәлләр.
  14. Географик объектның фотографияләре.
  15. Географик объектның төре.
  16. Объектның урнашу урыны.
  17. Физик-географик мәгълүмат.
  18. Географик объектның координаталары.
  19. Карта.
  20. Атаманың этимологиясе.
  21. Тарихи мәгълүмат.
  22. Легендалар.
  23. Географик объектның экономик әһәмияте.
  24. Чыганаклар.

2020 елга каталогка 7000 топонимны кертү планлаштырыла. Алар географик объектларның бүгенге һәм тарихи әһәмиятеннән чыгып сайлап алына. Бүгенге көндә каталогка 3920 топоним кертелде. Аның төп версиясе 2020 елга әзер булачак. Ләкин эш моннан соң да дәвам ителәчәк. Киләчәктә шулай ук Россия Федерациясенең башка төбәкләрендәге татар топонимнарын да колачлау күз алдында тотыла.

Татар